A A A
Кертү Сүндерү
Сайтның гадәти версиясе
+7 (843) 554-47-26 Казан шәһәре, Кызыл кокшай урамы, 156 йорт
RU
Элемтәгә керү

Әһмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге


2014 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзәрәте һәм Россия ислам институты ярдәмендә ачылды. Үзәгебез Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән дистәләгән укучылар өчен туган йорт булып тора.

Мәдрәсәбез 2015 елның 25 июнендә бирелгән 6670 номерлы Лицензия нигезендә балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү хезмәтен башкара. Бездә тәүлек буе 12-18 яшьлек 50 малай һәм яшьусмер егетләр яши. Тәрбияләнүчеләргә бушлай торак, көнгә дүрт тапкыр туклану тәкъдим ителә. Үзәгебез балаларга тирән лаеклы белем һәм тәрбия алу мөмкинчелеген тәэмин итә.

Тәрбияләнүчеләргә Казан шәһәре буенча экскурсияләр оештырыла, төрле бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар үткәрелә. Балалар Россия һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы белән танышалар. Укытучылар һәм тәрбиячеләр укучыларга белем бирүдә, ОГЭ һәм ЕГЭ имтиханнарына әзерләнүдә һәрьяклап ярдәм итәләр. Балаларда тирә-юньдәгеләргә карата ихтирам һәм мәхәббәт, ватанны сөю хисе, дәүләтебезнең үзенчәлекләрен һәм мәдәни кыйммәтләрен саклап калуны тәрбиялиләр.

Балалар һәм аларның ата-аналары теләге буенча үзәктә Коръән Кәрим укырга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү оештырылган. Укучылар биш мәртәбә намазда катнаша ала, барысы да тик хәләл ризык белән туклана.

Уку программасын тулысынча үзләштергәч, өстәмә белем турында Сертификат бирелә.

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Тәрбияләнүче нәрсә алачак

  • ОГЭ и ЕГЭ имтиханнарына әзерлек

    Репетиторлык, җитәкчелек
  • Һөнәрне аңлы сайлау

    Дини һәм дөньяви белемнәрне үзеләштерү мөмкинчелеге
  • Дини гамәлләрне өйрәнү

    Намаз, ураза, хаҗ һәм башкалар
  • Коръәни Кәримне гарәпчә укый һәм маңлый алачак

    Тәҗвид кагыйдәләрен һәм Гарәп теле грамматикасын куллана белү
  • Ислам фәннәрен өйрәнәчәк

    Ышану нигезләре (гакыйдә), дини хокук (фикых), Пәйгамбәребез ﷺ Хәдисләре һб.
  • Өстәмә белем алуны раслаучы Сертификат

    «Ислам нигезләре» программасы буенча
  • Тәкъдимнәр

    Татарстан һәм башка төбәкләрнең дини югары уку йортларына керү өчен
Сынау дәресенә язылу

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Укыту ничек уза

Өстәмә белем бирү рәвешендә:
  1. Тәрбияләнүчеләр гомуми белем бирү мәктәбендә, көллияттә, университетта белем алалар;
  2. Гаилә форматында укучылар өчен уку программасының барлык фәннәре буенча
    онлайн дәресләр оештырыла;
  3. Тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә дәресләргә әзерләнәләр;
  4. Көненә дүрт тапкыр түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителәләр;
  5. Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар;
  6. Атнага 10 сәгать күләмендә өстәмә ислам белеме алалар; ?
  7. Казан, Мәскәү һәм Уфа ислам югары уку йортларын тәмамлаган тәрбиячеләр (хәзрәтләр)
    карамагында Хәнәфи мәзһәбе буенча гыйбадәт кылалар.
Сынау дәресенә язылу

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Мәдрәсә яңалыклары

  • апр., 2026

    Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәге бинасы тирәсен җыештыру буенча...

  • апр., 2026

    СВО катнашучыларына гуманитар ярдәм оештырган өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләү

  • март, 2026

    Мөселманнар өчен изге Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазы

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Тәрбияләнүчеләрнең фикерләре

Сынау дәресенә язылу