AAA
Кертү Сүндерү
Сайтның гадәти версиясе

Әхмәди Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәге


Тәрбияләнүчеләр өчен Казан буйлап экскурсияләр оештырыла, төрле бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар үткәрелә, балаларны Россия һәм Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыралар. Укытучылар һәм тәрбиячеләр укучыларга белем бирүдә һәрьяклап ярдәм итәләр, балаларда тирә-юньдәгеләргә карата ихтирам һәм мәхәббәт, ватанга карата патриотлык хисе, үзенчәлекләрен һәм мәдәни кыйммәтләрен саклап калу тәрбиялиләр. Балалар һәм аларның опекуннары теләге буенча үзәктә Коръән укырга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү оештырылган. Теләге булганнар биш мәртәбә коллектив намазда катнаша ала, барысы да хәләл ризыклар белән генә туклана.