2025-нче елның 15-18-нче ноябрендә Казанның мөселман яшьләре арасында XII Спартакиада узды
2025-нче елның 15-18-нче ноябрендә Казанның мөселман яшьләре арасында XII Спартакиада узды
2025-нче елның 15-18-нче ноябрендә Казанның мөселман яшьләре арасында XII Спартакиада узды. Чараны Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Диния нәзәрәте һәм “Ният” хәйрия фонды оештыра. Әлеге вакыйганың максаты һәм бурычы – сәламәт яшәү рәвеше өчен мөһим чара буларак физик культураны һәм спортны популярлаштыру, шулай ук мөселман яшьләре арасында физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм спорт буенча чараларны көчәйтү. Спартакиада уенчылары 18 - 30 яшь арасы булуы шарт ителде.
Әхмәди Максуди исемендәге мәгърифәт үзәген тәкъдим иттеләр:
- 2 урынны алган волейболчылар командасы;
- мини футбол буенча 2 урынны алган команда;
- Җиңел атлетлар командасы.
Нәтиҗәдә Үзәгебез гомумкоманда буларак 3 урынны алды. Җиңүчеләрне тәбриклибез!