AAA
Кертү Сүндерү
Сайтның гадәти версиясе
+7 (843) 554-47-26 Казан шәһәре, Краснококшай урамы, 156 йорт


Элемтә өчен

Әхмәди Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәге


2014 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзәрәте һәм Россия ислам институты ярдәмендә ачылды. Үәзгебез Татарстанның төрле районнарының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең дистәләгән укучылары өчен туган йорт булып тора.

Безнең Үзәгебез 25 июнь 2015 елның №6670 Лицензиясе нигезендә балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү хезмәтен башкара. Бездә тәүлек буе 12-18 яшьлек 50 малай һәм яшьусмер егетләр яши ала. Тәрбияләнүчеләргә бушлай торак, баланслы меню белән дүрт тапкыр туклану тәкъдим ителә. Үзәгебез тәрбияләнүчеләргә лаеклы белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге булып тора.

Тәрбияләнүчеләргә Казан шәһәре буенча экскурсияләр оештырыла, төрле бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар үткәрелә. Балалар Россия һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы белән таныштырыла. Укытучылар һәм тәрбиячеләр укучыларга белем бирүдә, ОГЭ һәм ЕГЭ имтиханнарына әзерләнүдә һәрьяклап ярдәм итәләр. Балаларда тирә-юньдәгеләргә карата ихтирам һәм мәхәббәт, ватанга карата кахарманлык хисе, дәүләтебезнең үзенчәлекләрен һәм мәдәни кыйммәтләрен саклап калуны тәрбиялиләр.

Балалар һәм аларның ата-аналары теләге буенча үзәктә Коръән Кәрим укырга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү оештырылган. Укучылар биш мәртәбә намазда катнаша ала, барысы да тик Хәләл ризык белән туклана.

Уку программасы тәмамлангач, өстәмә белем турында Сертификат бирелә.

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Тәрбияләнүче нәрсә алачак

  • ОГЭ и ЕГЭ имтиханнарына әзерлек

    Репетиторлык, җитәкчелек
  • Һөнәрне аңлы сайлау

    ...
  • Дини гамәлләрне өйрәнү

    Намаз, ураза, хаҗ һәм башкалар
  • Укый һәм аңлый алачак

    Коръән Кәримне гарәпчә
  • Ислам фәннәрен өйрәнәчәк

    Ышану нигезләре (гакыйдә), дини хокук (фикых), Пәйгамбәребез ﷺ Хәдисләре һәм башкаллар
  • Өстәмә белем турында Сертификат

    «Ислам Нигезләре» программасы буенча
  • Тәкъдимнәр

    Татарстан һәм башка төбәкләрнең дини Югары уку йортларына керү өчен
Сынау дәресенә язылу

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Укыту ничек уза

Өстәмә белем бирү рәвешендә:
  1. Тәрбияләнүчеләр гомуми белем бирү мәктәбендә, көллияттә, университетта белем алалар;
  2. Гаилә форматында укучылар өчен уку программасының барлык фәннәре буенча
    онлайн дәресләр оештырыла;
  3. Тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә дәресләргә әзерләнәләр;
  4. Көненә дүрт тапкыр түләүсез баланслы кайнар ризык белән тәэмин ителәләр;
  5. Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар;
  6. Атнага 10 сәгать күләмендә өстәмә ислам белеме алалар; ?
  7. Казан, Мәскәү һәм Уфа ислам югары уку йортларын тәмамлаган тәрбиячеләр (хәзрәтләр)
    карамагында Хәнәфи мәзһәбе буенча гыйбадәт кылалар.
Сынау дәресенә язылу

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Мәдрәсә яңалыклары

  • окт., 2025

    Ильфат хазрат Валиев принял участие во II всероссийском симпозиуме с международн...

Әхмәдхади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге Тәрбияләнүчеләрнең фикерләре

Сынау дәресенә язылу