Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәге хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләре һәм волонтерлары бина территориясендә өмә уздырдылар
Бүген Шимбә көннеӘхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге хезмәткәрләре, укучылары һәм волонтерлары бина якын тирәсен җыештыру көне узды. Тирә-юньдәге яфраклар һәм төрле чүп-чар җыелды.
Ислам — чисталык һәм тәртип дине. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөселманнарны: «Чисталык — иманның яртысы», «Чисталык — иманның шарты», - дип өндәгән. Аллаһ Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 222-нче аятендә болай ди: «Чынлыкта, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакъләнүчеләрне ярата».