Әхмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге укытучысы Илфат хәзрәт Вәлиев «Россиянең мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» симпозиумында катнашты
Әхмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге укытучысы Илфат хәзрәт Вәлиев 2025 елның 22 октябрендә башланып киткән «Россиянең мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» исемендәге II Бөтенроссия симпозиумында катнашты.
Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештырылды һәм «Корстон» сәүдә-кунакханә комплексында узды. Анда Татарстанның барлык почмакларыннан 350-дән артык мәчет каршындагы динне өйрәтү мөгаллимнәрен җыйды.
Модераторлар, республикабыз мөселманнарының милли һәм дини традицияләрен исәпкә алып, дини фәннәрне укыту мәсьәләләрен яктырттылар. Сәламләү сүзе вакытында ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов туган телне өйрәнүнең һәм нәкъ менә татар телендә укытуның мөһимлегенә басым ясадылар.
Форумның беренче көнендә хәзерге заман ислам мәгарифенең төп мәсьәләләре: ислам уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек, рус һәм татар телле укучылар өчен укытуның төрле яклы методологиясе, социаль багланышларда һәм исламга өндәүдә мәчет каршындагы курсларның роле, шулай ук белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның хокукый һәм оештыру аспектлары күтәрелде.
Катнашучыларның игътибарын мәгариф программаларын лицензияләү буенча мастер-класслар җәлеп итте. Әхмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге форумда катнашучылар арасында дини уку йортларының үзенчәлекле төре буларак аерып күрсәтелде, чөнки укыту программасы дини белемне дөньяви фәннәрне өйрәнү белән бергә алып барырга мөмкинлек бирә. Шулай ук шәкертләргә Үзәктә тәрбиячеләр күзәтүе астында яшәү мөмкинлеге дә бар, бу исә балаларга әхлакый кыйммәтләр һәм төбәгебез традицияләренә хөрмәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә.